21 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"

21 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"

Туган жирен тагын да ныграк ярата Рәгыйдә. Иренең кардәшләрен хөрмәтләсә дә, үз туганнарын нишләптер ныграк ярата. Аныңча, Буранбай бер дә кыргызга охшамаган. Күзләре татарныкы кебек зур, битләрендә бәхет чокыры бар, абыйларыныкына тартым куе кара чәчләре бөдрәләнеп тора, тулы иреннәре гел елмаюда. Йөзендә салкын дымлы җилләр, даланың эссе кояшы салган эзләр дә юк. Йокларга дип керфекләрен йомдымы, шул сурәтендә килә дә баса, килә дә баса, татар сылуым, дип сөйгән Буранбай. ...Бигрәк матур иде Бейшесе! Көннәр узган саен, аның янына кайтуын ешайтты. Чакыра. Кабат бергә булыйк, ди. Бүген аңа Рәгыйдәнең әнисе белән әтисе дә, башкалар да ияргән. Барысы да яннарына килүенә ризалар. Ямьбикә апасы да, җизнәсе дә... Элек тә каршы төшмәгән иделәр. Хәзер дә, үзеңә кара, вакыт житкән санасаң... диләр. Житте микән?..

Тэглар:

209

0