Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 21 нче көн "Җилләрдән җиңел күлмәк" Кәринәгә туган көнгә Әнисе теккән күлмәк. Яшелгә чәчәкләр төшкән- Менә дигән шәп бүләк. Күлмәктәге чәчәкләрнең Төсләре жете зәңгәр. Хуш ис таратырлар төсле, Якынрак килсәң әгәр. Күбәләкләр килеп кунды Күлмәгенә, күрәмсең. Гөлчәчәкле болын диеп Ялгыштылар, күрәсен. Сенлем, дия Аделина (Ул инде олы кызчык, Күп сөйләшә, бик күп белә, Тиктормас үзе орчык), Жилләрдән жицел күлмәген Жилләр алып китмәсен. Зәңгәр күккә алып менеп, Болытка кидертмәсен. Сенлем, зинһар, оныта курма Тор күлмәккә су сибеп. Күбәләк өйсез калмасын, Зәңгәр гөлләре кибеп 46-47 нче битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

233

0