Туганнар
21 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Туганнар Без бит җирдә бер атадан, Бер анадан туганнар. Күршедә күрше булса да, Сезгә җитми, туганнар! Бер бишектә тибрәлгәнбез, Бер сукмактан чапканбыз; Нәрсәнедер югалтканбыз, Нәрсәнедер тапканбыз. Тамырларда бер кан ага, Йөз дә, сүз дә охшаган. Абынсам, йөгереп килеп Җитәсенә ышанам. Саклар өчен, яклар өчен Туган булып туган без. Иңнәремә кулыңны куй, Бер анадан туганбыз... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаһирШәмсуаров #Туганнар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар
130
0