XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 21 нче көн

XXIX ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН 21 нче көн

🧿КОТЫЛУ ЮЛЫ Әкренләп инде чистарынам Күңелемдәге авыр юшкыннан. Күтәреләм тырышып -тырмашып Начарлыктан, тирән упкыннан. Тәүбәләрем миңа ярдәм итә Яктылыкка, үргә менәргә. Догаларым бик нык булыша Сынауларны ансат үтәргә. Рәхәт белән чиксез михнәтнең Ерак түгел, беләм арасын. Әйтер сүзем: төшсәң дә упкынга Табып була котылу чарасын! 10.02.13. 80 нче бит РS^°Хөрмәтле китап сөюче дусларым, менә марафонның бүген ахыргы көне. Китап уку да тәмам дигән сүз түгел әле бу. Укуны дәвам итәбез. Яхшы гадәт булып калсын🤲 #әдәбимарафон2023 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #БелемРадиосы #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #әдәбимарафонБалыкБистәсе #минтатармилләтеннән #миндекабрьулы #РобертШәймәрданов #котылуюлы

Тэглар:

129

0