"Урланган яшьлек"

"Урланган яшьлек"

Зөһрә мондый хөрмәткә өйрәнмәгән, алар аны өрмәгән биргә дә утыртмадылар. Дәрәҗәле урында эшләүләренә дә карамастан, бик гади, итагатьле кешеләр булып чыктылар. Зөһрә алар турында кемнәр, кайда эшлиләр, дип тә сорамады, тик сөйләшүләреннән гади халык түгеллеген чамалый. Кәримнең апаларындагы кебек һавалылык та, эрелек тә юк иде. Яңа тормыш җир белән күк арасы кебек. Кимсетеп кычкыручы, мыскыллаучы, көйләтүче дә юк. Киресенчә аны көйлиләр. Әмирхан эштән очып дигәндәй кайта, шатлыктан йөзе балкып тора, иркәли, назлый. Зөһрә өйдә үзе калганда тормыш болай да булма икәнни, дип, һаман ышанып бетә алмый. Ире яшь булса да, тәрбияле булуы күренеп тора, беркайчан әмер бирми.

Тэглар:

97

0