"Кем каргады?"
...Акчаларын җыештырып, авылның олы урамыннан зур йорт сатып алды. Бәлки әле сеңлесенең балалары кайтып килерләр дигән өмет белән яшәде. Еллар үтте, алар кайтмады. Олы урамда, халык арасында яшәве белән горурланды. Газапсыз гына рәхәтләнеп яшәргә гомерләр җитсен иде ул. Еш кына, Румиясе белән утырып ,фотосүрәтләр карарга яраттылар. Менә Братски шәһәреннән килгән фото. Анда Аксиния сеңелесе ире Хатыпҗан белән балалары янында басып торалар. Биш бала шат елмаешканнар. Очраклы гына килеп эләккән бу фото Ольганың күңелендә еракта калган истәлекле көнәрне хәтерләтә, моңайта, сагайта, күзләрен яшь белән томалый. Хатипҗан аны да ярата иде бит, бигрәк тә җырлавын. Кулына гармунын алыр да: "Җырла әле, Рәйханым, теге җырыңны", - дип, таныш көйне сузар иде.
99
0