
21нче көн. Нури Арсланов. Учларымда кояш.
Учларымда кояш ӘЛЛӘ КОЯШ бөтен җиргә кереп Бер ялтырап калыйм ди микән,— Табигатькә яңадан җан өреп, Балкып чыккан әнә таң-иртән. Агачлардан сары яфрак ява, Җил җаена биеп, кыйгачлап. Зыңлап-чыңлап тора зәңгәр һава, Коен нурда, йөз син колачлап! Учларымда кояш бу чагында, Җирем — палас, күгем — бер дәрья, Бөтен дөнья гүя кочагымда,— Миннән дә бай җирдә кем бар, я?! Җан иясе бәхет өчен туа, һәрни татый яшәү шатлыгын. Кеше генә дөнья куа-куа Сизми кала михнәт — шартлыгын... Зилзиләләр, туфаннарны үткән, һәлакәтләр, яулар кичергән Кырылмаган!— Язмыш аңа күптән Абелхәят суы эчергән. Кешелек шулай дәвам итә җирдә. Хәзер инде мендек айларга! Ә һаман да тимер кием иңдә, Тынгы йөри әллә кайларда... Яшәү кадерен якын белгәнгәме Ышанасы килми сугышка: Афәт гаме бер көн бетәр әле. Тынычлык бер җиңәр тормышта! Мин ышанам, учымдагы кояш Иңәр бер көн ил, Бәхет кенә булыр дөньяга баш!— Мин фәкать шул язмыш ягында:
235
0