Розалия Нургалиева-Зәйниева "Серленең серлесе"

Розалия Нургалиева-Зәйниева "Серленең серлесе"

21нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Беркем аңламый сине. Әй, мәхәббәт! Нинди серле син, Син утларга саласың, Син утлардан аласың. Син суларга чумырып, Аннан тартып аласың. Син йөрәкне яндыручы, Беләкне талдыручы. Син - дөньялар гизүче, Диңгезләрдә йөзүче. Кемнедер сөйдерәсең, Аннан соң биздерәсең. Соңыннан сагындырып, Сагышларда яндырып, Кавыштырасың тагын. Кемнәрне мәңгелеккә, Кемнәрне бер сәгатькә. Кемнәр була бәхетле - Сиңа рәхмәт әйтәләр. Кемнәр була бәхетсез - Сине гел битәрлиләр: Шул мәхәббәт аркасында Булдым бәхетсез, диләр. Кайберәүләр гомер буе Һич аңламыйлар сине. Әй, мәхәббәт, нигә соң син Шулкадәрле дә серле? #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РозалияНургалиеваЗәйниева #Серленеңсерлесе #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

104

0