
21 нче көн. Айгөл Әхмәтгалиева " Капка"
Мәктәптә укыганда да, «бигрәк башлы инде син» дип, барысы да Мостафага мөкиббән иде. Атасы авылда бер гармунчы булып йөрде, тора-бара малае аннан да уздырып, күз өстендәге кашка әверелде. Вичерга чыксаң, кызларның күзе кемдә диген — Мостафада, колхоз эшендә кем мактаулылар исемлегендә — тагын шул Мостафа. Ә Касыймның дөньяда барлыгын күрүче дә юк. Төсем- битем әллә ни дан булмаса да (салам чәч, сыек зәңгәр күзләр, борын өстенә мәңгелеккә сибелгән коңгырт сипкелләр белән ничек мактаныйм инде), гәүдәгә ике Мостафаны бәреп егарлык: беләкләр, ачуым бер килмәгәе, бүрәнә юанлыгы, йодрыклар — чукмар, буй — җир идәнебезгә такта юнәтеп җәйгәннән бирле, баш матчага бәрелмәсен дип, өй эчендә бөкрәебрәк кенә йөри торган. Дүртпочмаклы өйдә әнкәй белән икәү генә яшәп ятыш. Абый бәләкәйдән Абый бәләкәйдән үк бик ушлы иде, ничек итсә итте, паспортын кулына төшереп, авылдан чыгып ычкынды да, шунда өйләнеп, җиңги белән калада төпләнде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АйгөлӘхмәтгалиева #Капка #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
269
0