Равил Фәйзуллин

Равил Фәйзуллин

Үз-үзеңә таян! Башың имә, җилләр иссәләр дә каян! Киләчәккә карап, үткәнеңә таян! Көнләүчеләр гүя астан чаккан чаян… Тезеңә бәрсәләр, кулларыңа таян! Язмыш ханым усал, кайчак юри шаян… Үсү юлларында иманыңа таян! Намуслыга кыен, - Һәркем өчен гаян… Чит шәфкатен көтмә, йөрәгеңә таян! 1981

Тэглар:

167

0