Әхмәт Фәйзи «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»
21 нче көн. Әкият. 76 нчы бит. «Әкиятнең соңы. Бәйрәм атналар буе сузылды. Ул арада Данирның чакыртуы буенча Алмасбану ана, Айгүзәл һәм Җантимер карт «Якты үзәнлек»кә килделәр. «Якты үзәнлек»тә Данир белән Айгүзәлнең зур туе булды. Карт Мәргән үзенең иске йортыннан сакланып калган юлбарыс тиресен һәм болан мөгезен кыз белән кияү керәчәк өйнең ишегенә алып килде һәм тирене бусагага түшәп, мөгезне ишекнең башына беркетте. Бу аның Болан кыз белән башланган гаҗәп тормышының данлыклы рәвештә дәвам итүен аңлатырга тиеш иде. Данир белән Айгүзәл «Ана шәһәре» салынып беткәнче шушы йортта торып калдылар һәм рәхәт гомер кичерделәр...»
103
0