
21 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рәмзия Габделхакова "Кәлүшле кыз."
- Өшим мин. Яланаяк ничек барыйм? Бөтенләй таш бәгырьле, рәхимсез бәндә түгел икән әле проводник. Кызганды пассажирын, бүлмәсенә кереп, бер пар иске кәлүшләр күтәреп чыкты. - Мә, шуларны булса да ки. Яланаяк йөрү булмас әле. Кем уйлаган?! Кем уйлаган Сиринә шул иске кәлүшләргә дә шатланыр диеп?! Киде, ник кимәсен. Кар өстеннән оекчан йөрмәс бит. Җылы вокзалга тизрәк барып җитү теләге белән турыдан, рельслар аша гына элдерткән иде, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, ала-кола киемле омончы эләктереп алды үзен. - Стоп! Күпер нәрсә өчен? Не положено моннан йөрергә. Штраф түлә. Үзе белән бер яшьләр тирәсендәге егет югыйсә, кара, ни кылана бит! -Күпме? - диде кыз, кесәсеннән теләсә нинди сумманы тартып чыгарырга әзер кеше кебек. - 130 сум. - Нигә шулай аз? - Ошамаса, арттырабыз. - Арттырыгыз. Мин риза. Барыбер түли алмыйм. 130 түгел, бер сум да юк миндә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Кәлүшлекыз #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
156
0