Ак кораб. Рәмис Аймәт

Ак кораб. Рәмис Аймәт

21 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ак кораб Әллә төшемме бу, өнемме бу әллә? Ак моңнарда эри һәр тараф. Диңгез өсләрендә канат җилпеп килә, Ак фәрештә кебек ак кораб. Әллә йөзеп килә, әллә очып килә, Кочагында ап-ак җилләрнең. Ак әләме булып, ак сәләме булып, Җилеп узган якты көннәрнең. Ап-ак җилкән бии, тугарылып бии, Иркен сәхнәсендә диңгезнең. Мин дә биим шашып, хыялыма ашып, Җилкән белән мин дә игезме?.. Яклаучыммы булып, саклаучыммы булып, Киләчәккә якты төш юрап, Якынлаша һаман, ярларыма табан, Ак фәрештә кебек ак кораб... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

74

0