21нче көн. #әдәбимарафон2024 Гүзәл Галләмова "Түз йөрәк"

21нче көн. #әдәбимарафон2024 Гүзәл Галләмова "Түз йөрәк"

Сөенеченнән ул урамга ашыкты. Тик, килешеп бетмәс дип, ишегалдында тыелып калды. Якты уйларга бирелгән Гөлфинә, бер урында басып тора алмыйча, әкрен гена бакчага юл алды, ак чәчәккә төренгән алмагачка якынлашты. Ул ялгышмады. Алмагач ышыгында кулга-кул тотынышкан газиз улы белән электән булачак киленнәре итеп күреп йөргән искиткеч зифа буй-сынлы Айсылу басып тора иде... Шатлыктан йөрәге күкрәк читлегена сыймады аның. Түз, йөрәк, түз! Бусы - сөенечле, бәхетле минутлар!- диде ул. Яшь каплаган күзләр аша бәхет агачы тагын да матуррак күренде...254 нче бит #БелемРадиосы, #РадиоБелем, #ГүзәлГалләмова #БалыкБистәсе #түзйөрәк #әдәбимарафон2024 #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #китап #тугантел #татартеле

Тэглар:

136

0