#Әдәбимарафон "Имән төбендә кырмыска оясы" Нәбирә Гыйматдинова егерме беренче көн

#Әдәбимарафон "Имән төбендә кырмыска оясы" Нәбирә Гыйматдинова егерме беренче көн

«Син минем Булатым түгел... түгел, түгел...» Сабый бала кебек үксегән күңел әкрен генә басылды. Хатын, картинасын кочаклап, ниндидер бер җиңеллек белән урманга табан йөгерде. Болындагы түмгәкләр дә, колак төбендә жуылдаган җил дә, бизәксез канатлы вак күбәләкләр дә һаман да шул, тик имән генә олыгайган иде. Әйтерсең төз буйлы егет ир уртасы яшенә авышкан: биле калынайган, ботаклары тармакланган, йөзен куе сакал-мыек яфрак каплаган... Минсара аңардан оялгандай, каршысында уңайсызланып торды. Аннары килеп сыенды... Имәннең кытыршы кайрысы ачуланган төсле битен тырнады: «Кайда йөрде-ең?!» Йөрәк агачны үтәли тишәрдәй булып тукылдый иде. Аның әле ясыйсы рәсемнәре алда. Әйе, алда! Ачыласы күргәзмәләре дә алда. Әй җан, зинһар, әрнемә-сыкрама, тукта!! 36 нчы бит #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #НәбирәГыйматдинова #Имәнтөбендәкырмыскаоясы #повесть #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #казаниделпресснәшрияты #Таттелеком #китап # татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

123

0