Гомәр Бәширов "Җидегән чишмә".

Гомәр Бәширов "Җидегән чишмә".

20 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 - Ризван абый, бер күз генә салыгыз әле! - дип, чишмәгә карый-карый сөйләп китте. - Бу чишмәләр менә шундый ярым түгәрәк урыннан сигез дә, унбер дә, егерме бер дә түгел, нәкъ Җидегән йолдызга охшап, нәкъ җидәү булып бәреп чыксын, бервакытта да кипмәсен, өсләрендә, аларны күләгәләп, менә шундый юкәләр, карамалар, куаклар үсеп утырсын өчен, беләсезме, табигатькә күпме тырышырга туры килгән!? - Әйткәннәрнең чын мәгънәсен, әһәмиятен үзе кебек үк тирән төшендерәсе килеп, Идрис кулын күтәрде. - Миллион еллар! Ишеттегезме? Әнә кайчаннан бирле чылтырый бу чишмәләр! Шушы якты дөньяны күргәнче, җир астының мәңгелек караңгысында нинди генә тау-ташлар, мәгарәләр, мәгъдәннәр арасыннан узмаган, нинди инә күзедәй ярыклардан тамчы-тамчы гына саркып, күз яшедәй сафланып, пакьләнеп чыкмаган алар! - Идрис, актарып ташланган кызыл балчык өемен күрсәтеп, аңа аркасы белән борылды. - Ә син, Ризван абый, табигать тамчылап җыйган шушы гүзәллекне, гафу ит, бер селтәүдә харап итмәкче буласың! 337 нче бит

Тэглар:

92

0