Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә".

Гомәр Бәширов. " Җидегән чишмә".

19 нчы көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Алар, алдынгылар киңәшмәсенә баргач, Казанның Опера театрында танышканнар иде. Егет беренче күрүендә үк сагыз булып ябышты. Үзе дә кызга ошады. Шушы өч көн эчендә алар бер-берсеннән башка яши алмастай булып яратышканнар иде инде. Җидегәнгә кайтканнан соң, Харис бер атнадан артыкка түзә алмады, күчтәнәчләр, кияү бүләкләре төяп, кызның авылына барып төште. Матур гына туй итеп, дүрт көн кияү хөрмәте күргәннән соң, пароходта егет авылына юнәлделәр. Яшь кияү кызуырак канлы егет иде. Юлда кайтканда, ул кәләшен биленнән кысып аулаграк почмакларга алып кермәкче булып карады. Ләкин, баштарак юаш кына шикелле күренсә дә, яшь кәләшнең ир белән хатын арасындагы хәлләргә үз карашы бар икән, ул теләсә ничек кылануга буйсынучан талымсыз җан түгел икән. Җәүһәрия елмая-көлә генә яшь ирне юмалаштырырга кереште: - И Харис җаным! Алай ярамый бит. Юк, юк! Син бит мине урамнан табып алмадың! Тәрбиясез бәндәләр сыман алай кадерсез итмәек әле үзебезне! - диде. 327 нче бит.

Тэглар:

77

0