18 нче көн.ӘлфияЮсупова ."Соңгысөю"
Сөюләрнең булмый соңгылары, Тәүгеләре аның булса да. Бу соңгысы, соңгы сөю диеп Өзгәләнгән җырлар туса да. Сөю бары йөрәк эше генә - Аның эшен акыл аңламый . Гомер яшьләренә ул карамый, Чөнки йөрәк бер дә картаймый. Бу соңгысы дип ничек әйтеп була, Йөрәк тибеп, исән булганда. Бер сөюсез ничек яшәп була, Гомер бетми яшәп торганда. Сөюдә юк ахыр, соңгылары, Аңа чикләр, нокта куелмый. Ул hәркемнең йөрәк эше генә - Ә бит йөрәк... рөхсәт сорамый...
75
0