"Кем каргады?"

"Кем каргады?"

Хатипҗан, бакчага чыгып, гармунын тартты. "Эх, мин бу үткәннәремне балаларга беркайчан аңлата алмамдыр", - дип уйлады ул. Янынан, һәрвакыттыгыча шыпырт кына, хатыны килеп утырды. Үзе абына-сөртенә йөри торган Хатипҗан Аксиниянең песи кебек тавышсыз-тынсыз булуына күнегеп беткән иде инде. - Миша бервакыт аңлатырга туры килер бит, - дип сүз башлады хатыны тыныч кына. - Күпме күз яше, кеше каргышы җыйдык без синең белән. Ничаклы бәхетсезлек калдырып киттек... Нәрсә хакына? Күрә алмыйм мин сине, Миша, хәтта үземне дә. Апам Ольганың каргышы бу. Ире байтак эндәшми торды, аннан тыныч кына: - Бар да үтәр, исең китмәсен, - дип куйды.

Тэглар:

206

0