
"Урланган яшьлек"
Икенче көнне иртүк ул балалар бакчасына кереп йөгерде, тик, Зөһрә урынында башка хатынны күреп, югалып калды. Яҗа гына эшкә килгән Лилиянең беләгеннән эләктереп алды да: - Зөһрә кайда? - диде калтыранып. - Бәй, өендәдер. Ул бит отпуска алды, соңгы ике елга. - Юк, өйдә юк. Син белергә тиеш, кая китте? - Лилия, аптырап, җилкәсен генә җыерды, белмимнән ары китә алмады. Шу көннән Кәрим җан тынычлыгын югалтты,тик кайдан эзләргә генә белмәде. Телефоны да сүнгән иде. Аны яңа эш урына сөендермәде, кая гына барса да, күзләре һаман Зөһрәне эзләде. Бер китеп югалсам, нишләрсең икән дигән сүзе искә төште. Юк, ул кайтырга тиеш. Ул бит Кәримнең ансыз яши алмавын белә. Кәрим бөтен җаны белән Зөһрәнең кайтуын көтте. Бер кичне апасы белән Аннушка килеп керделәр. Эчәргә дә, ашарга да мул итеп ризык тутырып килгәннәр. Үзләре өстәл әзерләделәр, шактый гына сыйландылар, апасы Зөһрәне хурлады, Аннушканы мактады. Тик энесенең холкын белеп бетермәдеме, әллә оныттымы?
230
0