
20инче көн.Әниемә.АлинәХисамиева.
20инче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Әниемә. Кояш нурларының бар җылысын Тулпагансың күңелең түренә. Бар очкынын, бар илhамын аның Җыялгансы, әни, үзеңә. Бүгенгәчә « балам » дигән сүздән Көч алып яшимен үземә. Син барында мин hаман да бала, Очам hаман хыял күгендә. Олыгайгач та әни бик тә кирәк, Сердәш-киңәшчем син, беләсең, Минем күңелемне синнән ныграк Аңлый алмас беркем, күрәсең. Сүзсез караш белән аңлашыла Бер - беребезнең күңел халәте. Ходай сиңа өеп биргән- җирдә Әни, әби булу сәләтен! #КөзгеЯфракларКочагында #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АлинәХисамиева #Әниемә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
116
0