Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 20 нче көн "Көзге чебиләр" Тавыгыбыз югалган Тик буш оясы калган. Озак эзләп карадык, Калмады бер аралык. Без эзләми башлагач, Тамам өметне өзеп, Тавыгыбыз кайтып керде Бер көтү чеби тезеп. Чебиләре яшькелт-сары, Тал песие шикелле. Йомшак йомры йомгаклардай, Бигрәкләр дә сөйкемле. Гөлйөзем әби аптырый: - Ни эшләтик боларны? Озакламый килеп җитәр Салкын кышы, бураны. Солтан әйтә: Чыннан да, Чебиләр бик нәни, ди, Тик юкка аптырама, Борчылма син, әни, ди. Үзен күреп торасың, Әниләре бик уңган. Әни канаты астында Куркынычмыни буран?! 44-45 нче битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

68

0