Гөлүсә Шаһбан "Бер бөртек яшь"

Гөлүсә Шаһбан "Бер бөртек яшь"

Бер бөртек яшь Бер бөртек яшь чыкты күзләремнән Һәм тәгәрәп китте битемнән. Җиргә таба төшеп югалды ул Аерылып ирен читеннән. Бер бөртек яшь чыкты йөрәгемнән... Яше генә аның бер бөртек. Күңелдәге бөтен моң-зарымны, Сагышларны чыкты эретеп. Күңелләрем инде күптән тулган. Бер кагылсаң, китәр түгелеп. Йөрәккәем ярсып-ярсып тибә, Ә хыяллар бара сүрелеп. Бер бөртек яшь чыкты күзләремнән.. Ник соң әле бик тиз бирештем? Утка кергән күбәләктәй очып, Җавапсыз сөюгә ирештем. Тик бер бөртек яшем тамды бүген.. Бер дә килми иде елыйсым. Дәфтәремнең соңгы битен ябам,- Башка килми сине уйлыйсым.

Тэглар:

55

0