20 нче көн  Әдәбимарафон2024

20 нче көн Әдәбимарафон2024

“Тәгәрәшеп үсә балаларым, Зиһенлеләр, шөкер! Әнкәй, син бит шундый әйбәт!- диләр. Синең белән шундый рәхәт!- диләр. Әйе... Дөньям шуңа түгәрәктер минем, Дөньям – тулы. Ләкин... Күпсенмәсен минем бәхетемне, Ватмасыннар минем тәхетемне Адәм актыклары...Кара уйлы! Әле генә телевизор тынды... Анда һаман Сугыш чукмарлары Җир-су бүлә. Җимерек йортлар нигезен Тырный-тырный Кемнәрнеңдер балалары елый... Әнкәләрен йоткан утлы дәһшәт. Көн дә җирдә күпме ана үлә... Бала үлә... Минем дөньям әле түгәрәк тә Җирнең чите менә китек шул. Җирнең үзе белән алыш бара... И, туасы балам, газизләрем! Ни васыять итеп китик соң?” ... Сандугачлы таңнар атып килә. Әй илаһи, гүзәл Җиһан син! Күпме ямьне үзеңә алгансың да Күпме борчуларны җыйгансың... Лилия Фәттахова

Тэглар:

69

0