Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
20 нче көн. Синдә минем хакым бар Сәрвәр, ни гаҗәп, карышмады, һич ялындырмыйча аңа иярде. Тансыкка гына чи солы авыз иткән атлар, бер-берсенә сыенып, аягүрә йоклый иде, җәяүле икәү басу читеннән генә урман юлына борылдылар. Хафиз, артык сүз ычкындырып эшне бозмыйм дигәндәй, телен тешләп кенә атлады. Ә күңел җүләрлекнең соңгы чигенә әзер иде. Каршымда тезлән дисә, тезләнер иде. Шуышып аяк астыма ят дисә, ятар иде.... Чишмә кырыен канлы үлән сарган иде, Хафиз шуның берсен өзде дә: - Кая әле, колак яфрагың сыдырылган, сөртик, - диде. Карышмады Сәрвәр, аңа таба авышты. Ә аннары, һич уйламаганда, ирнең күкоәгенә сыенды. Табигать сәерләнде: агач-куакларның яшел яфраклары алсуланды, нарат очларына орынган болытлардан кар бөртекләре очты... Ул җавап итеп хатынны кочакларга тиеш, тик кулын көзән җыерды. - Хафиз, мин чишенеп юынам, син урманга кер әле, - диде Сәрвәр. - Әһе. - Баядан бирле чынбарлыкка кайталмаган ир көчкә генә чирәмнән аякларын куптарды. - Син, ни... юынгач, эндәш. Мин монда гына, эһе. Наратлар гүя чигенеп аңа юл бирде, кар бөртекләре гүя битенә кунып эреде. Ярата-а-а.... Сәрвәр дә ярата-а-а.... Хатын-кыз кәбестә төсле катлы-катлы шул.
Сылтамалар:
54
0