
20 нче көн
Шул сорауны гына көткәндәй, Айсылу ачылып китте: – Мин биш яшемнән балалар йортында үстем. Әти-әнием Сарман ягыннан булганнар. Аларны бөтенләй хәтерләмим. Юл һәлакәтенә очраганнар, миңа яшь тә тулмаган булган. Әтием ягыннан әбием тәрбияләгән мине, биш яшем тулганда, ул да үлеп китте. Ә әниемнең әти-әнисе күптән вафат. Башка якын туганнарыбыз юк, мине балалар йортына урнаштырдылар. Мәктәпне бетердем, бер ел элек укытучы дипломы алдым. Балалар укытам.
161
0