Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

Әдәби марафонның 19 нчы көне – Хәтерлисеңме, Сафия, без синең белән алтмыш ел элек шушында утырган идек, мин армиягә китәсе кичтә. Карт җүләр, диярсең, ә мин менә алтмыш ел буена, һаман шул көнне сагынып, бирегә киләм. ... Сафия кармакны тоткан килеш селкенми дә утыра бирде. Бу аларның үз гомерләрендә беренче ачылып сөйләшүләре иде. Кармакка эләккән балык ычкына алмый бәргәләнә, тик картларда аның кайгысы юк. Һәркайсы үз күңелендә казына. ............................................................................................................................................ Икесе дә озак кына сүзсез утырдылыр. Моңсуланып утырган карт Сафиясенә күтәрелеп карады. Ул шундый ягымлы, мөләем, йөрәккә якын иде. – Кичер мине, Сафия, рәнҗеткәнем өчен, тик мин яратып кына. Ичмасам картлыкта да кавышып, бәхетле була алмадык, гомер бит ике бирелми, җан кисәгем, эх... ...– Әле дә аңлаштык, шундый җиңел, рәхәт булып калды, ашың да бик тәмле булды, рәхмәт, Кыяметдин. 104 нче, 107 нче битләр

Тэглар:

77

0