20 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"
Капка кырындагы эскәмиядә беркем белән сөйләшмичә, тын гына утырган Камилгә карады. Авылдан китүгә борчылдымы ул, юкмы белә алмады. Энесе дә ике арада иде бугай. Туган җирен калдырып чыгып китү никадәр авыр булса, дөм ятимлек ачысыннан да, ялгызлыктан да шулкадәр курка кебек ул. Тыштан гына тыныч күренәдер. Тиз генә китеп бармасалар, нәрсәдер үзгәрер шикелле, машина килгәнне кыбырсыкланып көтә булыр. Сөт машинасы озак көттермәде килде. Кабинага хатыны белән Камилне утыртканнан соң. Буранбай яңа сауган сөт исләре аңкып торган цистерна янына менен басты. Хәтеренә, шушы машинага охшаган искерәгенә утырып, кыз сорарга кайтканы төште. Риза булмас, Рәгыйдәне бирмәс дип бик шүрләгән иде ул. Зәмниха карчык кирегә ләм-мим бер сүз әйтмәде. Каршы килсә, әнисеннән һичбер вакыт узмаган Рәгыйдә аңа кияүгә чыгар иде.
Сылтамалар:
95
0