20 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова "Түрә"

20 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова "Түрә"

Түрә гарьләнеп телефонын сүндерде. Һи, хәсрәт тәнкыйтьчеләр! Аның байлыгы – чеметем тоз. Бүген ил тулы угры! Әйе, йорт салды, гаражына ике машина кертеп бикләде. Хәзер диңгезне абзар артыннан да якынрак күрә халык. Ике-өч сәгать оч та кайнар комда ауна! «Бүтән сораштырып вакланмыйм», дисә дә, Илмәт Гаязович «вакланды»: көн саен төшке аш вакытында гына (кабул итү бүлмәсендә кемдер телефонны тыңларга мөмкин) сәркатипкә шалтыратты. «Теге нишли? Теге кемнәр белән аралаша? Өстәгеләр аңардан канәгатьме?» кебек игезәк сораулардан соң ул: «Илмәт Гаязович, компаниянең хәле мөшкел, әтәч булдыксыз, сезне сагыналар», – дигән җавап көтте. Тик андый җавап булмады. Ике айдан соң Гөлсараны да эшеннән «шудырдылар» #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Түрә #Дөньякүләмәдәбимарафон: #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

61

0