"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

"Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

20 нче көн Егетнең кулы кесәсендә иде, йомарланган йодрыктан чалбар балагы бүлтәйде. «Тамызсаң инде моңа» диде ул, мыскыллап хихылдаган кызны күзе белән үтәли тишеп. Ярый, ачуы теленә күчте: — Сөрмиләр, ыржайма. Безнең нәселгә кемнең көче җитсен ди. — Шулайдыр шул, җитмидер. Ике йортыңнан да көл өеме өймәсләр иде. — Мин синең белән киңәш-табыш итәм, ә син һаман телең белән аркан ишәсең, кызый. Бергә яшисе бит безгә. Риза булмас, тагын тыртаер дип сагайган иде Рәхимҗан, юк, Бәрия бу хәбәргә шатланды да бугай әле. — И, җәһәннәм чите түгел лә. Бер үк һава, бер үк су.

Тэглар:

66

0