20 нче көн
Көрәш кызды. Яз җиткәч, Мирсәлим, ягадан трактор китертеп, хуҗалыкларның бакчасын сөрдертте. Лотфулланың җиңелүе дәвам итә кебек иде. Ләкин алай булмады шул. Яңа гына оя сипләп, балалар үстергән яшь парлар, ни чарадан бичара дигәндәй, йөз суын түгеп, хуҗадан эш сорарга мәҗбүр иде. Шунда Бура-Киртәнең бердәмлеге пыяла кебек чатнады. Мирсәлимне үзәккә — хакимияткә күчәргә кыстадылар. Ник ул ризалашмады, ник адым саен Лотфулла белән чәкәләшер өчен авылда калды икән?! Явыз бүрегә каршы яланкул кем көрәшә ди! Мөгаен, күрәчәге җибәрмәгәндер аны, күрәчәге аяк чалгандыр.
57
0