
20нче көн. Нури Арсланов. Яшьлегемнең чая аты.
Яшьлегемнең чая аты Яшьлегемнең чая аты Еракта инде чаба… Тотып булса иде аны, Авызлыклап яңадан бер Меналсаң иде аңа! Ак томаннар сарып алган Яшьлегем тавын төреп, Инде мин аңа куналмам, Хисләрем җәйсә дә канат, Булсам да бөркет кебек. Инде хыял кыясының Мин итәгенә төшәм; Анда акыл чишмәсенең Хикмәтле салкын суларын Эчалган кадәр эчәм! Эх, ярсу яшьлек канатын Гел җилпеп булса иде, Яшьлекнең йөгәнсез атын Шушы акыл чишмәсеннән Эчертеп булса иде!
220
0