
20 нче көн (Зарипова Сәйдә 5 яшь) Факил Сафин " Суда балык йөзәдер"
Балык йөзә тирәндә, Үрдәк йөри чирәмдә. Чырык-чырык киләдер Кәрим суда йөзәдер. Тирән кебек күренә, Аяк тими төбенә. Чума-чума йөзәм, — ди. Әти тоткан, җибәрми. Тирәндә дә, сайда да, Йөзү бары файдага. Дулкын кага як-якка, Балык тиде аякка. Бераз читтәрәк йөргәч, Суга сикерде үрдәк. Ак җилкәнле ак кораб Бөтерелә түрдәрәк. Күбек уйный монда да, Күбек уйный анда да, Түгәрәк күлдә түгел Су керә ул ваннада!
Сылтамалар:
127
0