
Гел шатлыгым бул син
Син гел шат булсаң иде, Елмаеп торсаң иде. Гөлләрне сыйпап искән Җилләргә чыксаң иде. Син гел шат булсаң иде, Ярата алсаң иде. Миндәге сагышларны Тарата алсаң иде. Син гел шат булсаң иде, Елмаеп, көлсәң иде. Күпләрне көнләштереп, Тик берне сөйсәң иде. Син гел шат булсаң иде, Яндырып, янсаң иде. Соңармый, яшьлегеңә Җитешә алсам иде. 213 нче бит
132
0