20 нче көн #әдәбимарафон Рәмзия Габделхакова "Кәлүшле кыз"
Тагы да яманрак нәрсәдән шикләнеп, күңеле белән моны тоеп, сизеп, Сиринә куркып кына үзе йоклап килгән ятакка күз ташлады. Шиге рас килде: кечкенә кара сумкасы урынында юк иде! Баш очына, мендәр, артына куйган иде югыйсә. Угры куркып тормаган, тарткан да алган, ә Сиринә, матур төшләр күрә-күрә, йокы симерткән. Кыз бу хәсрәткә нишләргә белмичә катып калды. Елый да алмады хәтта. Яныннан сумка-чемоданнар тоткан пассажирлар агылды. Ә ул шашкан карашын тәрәзәдән күренеп торган кызыл кирпеч бинага төбәп утырды да утырды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Кәлүшлекыз #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
58
0