
Әхмәт Фәйзи «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»
20 нче көн. Әкият. 75 нче бит. «... - Тукта, - дип гырылдады Карт Мәргән, аның күзе Данирның беләк бөгелешендәге ике кара ноктага төште. – Син кем? – дип сорады ул кинәт. - Мин сине җиңәргә туган батыр, - дип җавап бирде Данир. - Сиңа мине, миңа сине җиңү юк. - Каян беләсен? - Беләм. Мин үземә алдан хәбәр ителгән ишарәне таптым. - Кайда ул? - Ул синең беләк бөгелешендәге ике кара миң төрткесе. - Ул минем әтиемнән мирас – куш миң. - Кем синең әтиең? - Минем әтием җиңелмәс Азат Мәргән... Ә син кем? - Улым! – диде йөрәгеннән чыгарып карт Мәргән, - кулыңны ычкындыр да минем уң беләгемдәге кара яулыкны ерт. Данир тиз генә кулын ычкындырып картның беләген бәйләгән кара яулыкны ертып ыргытты һәм аның беләк бөгелешендә үзенеке кебек үк ике миң төрткесе күреп, бераз үз күзләренә ышанмый торды. Аннан аягына торып баскан атасының муенына сарылды...»
67
0