Диңгез дулкыны

Диңгез дулкыны

Диңгез дулкыны Тын торган ярларын калдырып, Юл тотты диңгезгә дулкыннар. Аларны сагынып ярларның Йөрәге бик озак сулкылдар. Шундый зур, шундый киң һәм иркен, Куәтле һәм назлы ул диңгез. Теләсәң, тын гына күккә бак, Теләсәң, талганчы йөз дә йөз. Ияртте аларны үзенә Диңгезнең ягымлы агымы... Тик бераз баргач та иңнәргә Усал җил куллары кагылды. Калтырап, сискәнеп куйдылар Дорфалык күрмәгән дулкыннар... Әйттеләр: "Без — диңгез баласы, Тияргә нинди, дип, хакың бар?" Ә җилләр шаркылдап көлделәр, Ачынып кычкырды акчарлак. Аңлады дулкыннар бик тиздән: Җилләргә иярми юк чара.

Тэглар:

83

0