
Кеше бәхетенә сөенәм
Аяз торсын, диеп, гел көннәр. Тик уемнан кире кайтаралар Яңгыр көткән хәлсез игеннәр. Кайнар җилләр исә, ә мин түзәм, Басса да тир бөтен җилкәмне... Беләм, чөнки диңгезләрдә шул чак Бәхетледер кораб җилкәне. Якты көннең тартам чабуыннан: "Төннән куркам, китмә, ашыкма!" Бу уйдан да кире кайтам тагын — Сөенсеннәр, әйдә, гашыйклар. Ачу килә кайчак тулган айга, Йолдызларга, хәтта кояшка... Ник минемчә түгел бер нәрсә дә!? — Шулай килә туа-тумыштан. ...Үземнеке тора онытылып: Дус кайгысын бүләм иң элек — Яшим шулай, кеше шатлыгына, Кеше бәхетенә сөенеп.
170
0