
Чарасыз күбәләк. Рәмис Аймәт
20 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Чарасыз күбәләк Телеп үтте кинәт күкне яшен, - Яшь өрәңге куйды чүгәләп. Куркынганмы? Әрле-бирле килеп Очып йөри ялгыз күбәләк. Урын табалмады күбәләк-җан, Нинди генә гөлгә кунса да. "Ачмаслармы ишекләрен?" - диеп, Килеп кунды салкын тупсага... Исеп куйды кинәт яңгыр җиле, Кара болыт күкне каплады. Ә күбәләк, бахыр, эчтән генә Һаман серле сүрә ятлады. ...Таң атарга тиеш иде бүген, Озаклады, никтер... Атмады... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары
177
0