
19 нчы көн Әдәбимарафон2024
Бу тормышның була төрле чагы, Җилләр исә кайчак каршыга. Акланырга теләү тормыш диеп, Ә чынлыкта, кеше ашыга... Ак-караны күрми гомер итеп Кыскартабыз яшәү арасын. Әй Ходаем, зиһен бирче безгә Туктатырга адәм баласын! Бер караш та җитәр иде төсле, Шартлап сынган мәлдә сабырлык. Күчәреннән күчкән чакта дөнья Кешеләрдән Кеше табырлык! Без бүген бар! Иртәгесен әле Белеп булмый алда ни көтә. Күрешүләр ешрак булсын иде, Гомерләр бит сизелми үтә. Гөлинә Шәйхи
238
0