" Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

" Каракош" Нәбирә Гыйматдинова

19 нче көн — Гайбәт чүбеге чәйнәгәнче, әнә йортың турында уйла, йөрәк маем, өйләнәсе кеше тизрәк көйләнә ул. Яндым дип, башын сулы мичкәгә тыкмый. — Шуны сөйләшик, дим бит баядан бирле! — Кузгатма да, яме. Бармыйм тавык кетәклегегезгә. — Сине анда кыстамыйлар, әүвәл тыңла. — Шәһәргә кыяклыйк, дисеңме? Аллам сакласын, ике аягымның берсен атламыйм таш калага, мин аулны яратам, — дип, һаман үзенекен сукалаган Бәрияне Рәхимҗан сумкасы өстенә төртеп аударды. — Өрмә, көчек, ләң дә ләң, сүз әйтергә ирек бир! Яңа йортны урман артында салсам, ни диярсең? Риза булырсыңмы? — Әстәгъфирулла! Әллә сезне Кыязлыдан сөрәләрме?

Тэглар:

55

0