Фәйрүзә Мөслимова "Гөрләвек" ~ балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Фәйрүзә Мөслимова "Гөрләвек" ~ балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон 🍃 📖 19 нчы көн, 🌟 Эмир Шамгунов, 3 яшь Тәртипле Бүген бик зур вакыйга! – Ирек керде укырга. Бик ошаткан мәктәбен, Апасын, иптәшләрен. Кайткач сөйләп туймаган (Өзмәгән дә куймаган): - Чулпан, дигән, янымда, Азат, Гөлназ – алдымда... Ападан күз алмыйбыз, Укыйбыз да саныйбыз. - Арткы партада кемнәр? – Дигән апасы Дилбәр. - Менә белмим анысын, - Дигән ирек, - бармы соң Артымда минем күзләр? Арттан кем күрә, юләр? Боргаланмаска кушты Бит безгә укытучы! #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком

75

0