#Әдәбимарафон "Имән төбендә кырмыска оясы" Нәбирә Гыйматдинова унтугызынчы көн

#Әдәбимарафон "Имән төбендә кырмыска оясы" Нәбирә Гыйматдинова унтугызынчы көн

Минсара ир артыннан чыкты. Гүя дөнья көзге, һәм ялтыравык пыяладан хатын үзенең ялвару тулы каршын күреп, шаккаткан иде. - Зинһар, минем ирегемне чикләмә, - диде ул үксеп. -Ал, барысын да ал! Йортны да, кунакханәне дә, тик Сашка белән генә бергә яшәттермә! _ Йортың да, кунакханәнәң дә минеке дип сана инде син. Кәгазьлщргщ имзажны гына сырлыйсың бар. Да-а, Сашкага хатын-кыз исеме әрәм, да-а. Тупас, әшәке, имансыз кемсә ул. Элеккеге төрмә сакчысыннан ни кәтәсең инде. Ну объектны шәп саклый, диләр. Так что, качам дип өтәләнмә син, кызкай. Минсараның күңелен кап-кара болыт сарды. Яңагын чылатып аккан күз яше нигәдер салкын иде... 11 нче бит #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #НәбирәГыйматдинова #Имәнтөбендәкырмыскаоясы #повесть #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #казаниделпресснәшрияты #Таттелеком #китап # татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

79

0