19 нчы көн. Рәзил Вәлиев. Кеше.
Бу дөньяның мин бер кисәкчеге, Мин – кечкенә генә материк. Таулар да бар миндә, упкыннар да, Батырлык бар миндә, матурлык. Бу дөньяның мин бер кыйтгасыдыр... Урман миндә чәч дип атала... Минем кояш – бәхет, аем – шатлык, Яңгыр булып миннән тир тама. Кайгыларым җир тетрәве төсле, Сагышларым – гүя ак томан, Чишмәләрем – чиста күз яшьләрем, Ә сүзләрем буран, җил сыман. Култык та бар миндә, бугаз да бар, Ике күзем ике күл кебек. Ә йөрәгем – утрау, утыра ул, Дулкын күбегенә күмелеп. Тарих миндә хәтер дип атала... Ак битләре инде аз аның. Очы да юк аның, уртасы да, Күреп булмый аның азагын. Баш миенең сырларына ятып, Хәтер сөйли үзенең үткәнен... Ничек итеп җирләр, кыйтгаларның Океанга батып беткәнен... Ул заманда җир дә «җир» дип түгел, Башка исем белән аталган... Чәчләремне, күзләремне капшыйм... Алар миңа мирас атамнан. Кеше атлы нәни бер кыйтга мин... Матурлык бар миндә, батырлык. Күпме тырышсаң да, булмый мине Хәят диңгезендә батырып!
Сылтамалар:
61
0