Айшанур

Айшанур

Көнчелекнең ятмәсеннән, Котылуы бик авыр. Дөньяга ачулы була Андыйны һәркем таныр. Кеше малына кызыга, Аңа да шундый кирәк. Булганына шөкер итми, Чөнки аңа күп кирәк. Бар дөньяга ачу куа, Шатланасы урынга. Белми көнчел кешеләр Атлаганын упкынга. Бәхетле яшисең килсә, Шатлана белергә кирәк. Яхшылык өләшә белмәсәң Үзең дә күрерсең сирәк.

Тэглар:

84

0