19нчы көн. Нури Арсланов. Шагыйрьгә.
Шагыйрьгә Булса синдә Әфләтунның акылы, Садәлеге керсез сабыйның, Дәрвишлеге Хуҗа Насретдинның, Исәрлеге Мәшрәп сафиның, Телгә оста булсаң Чичән кебек, Уйга — йөгерек, дала атыдай, Гаделлеккә Нәүширваннан гадел, Юмартлыкка булсаң Хатом-Тай... Анда да син камил түгел, шагыйрь! Җитми әле Хәйям касәсе, Һәрдәм тулы шатлык шәрабына! Бар әле, бар күкрәп-яшьнәсе, Салават күпере салып күңелләргә Коясың бар хисләр ләйсәнен, Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!.. Син кәрванбаш нар дөягә охшаш — Күпме йөкләр сиңа артыла! Тик истә тот: иң мөкатдәс йөгең — Тугрылыклы булу халкыңа.
72
0