Песиләр һәм күселәр

Песиләр һәм күселәр

19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Песиләр һәм күселәр Үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур, карап торырга батыр бер Песи баласы булган. Ул әнисе тирәсендә сырпалана, иркәләнә, ә кичләрен аның куенына кереп йоклый икән. Әнисе ауга киткәндә: — Матурым, матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? — дип сорый икән. Ә теге: — Юк, әнкәем, юк! Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм, бик тыныч йоклыйм, — ди икән. Көннәрнең берендә Песинең анасы ауга чыгып киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. Йокысы килгәч, ул йомшак урынына кереп йокларга гына җыенган икән, шул вакыт нидер кыштырдый башлаган. Бу кыштырдау Песи баласының йокысын качырган. Идәндә нәни-нәни тычкан балалары йөгерешеп йөргәннәр. «Әләли-әләли, безне тота алмыйсың, көне-төне йоклыйсың да йоклыйсың», — дип, Песи баласыннан көлгәннәр. Ә Песи баласы яткан урыныннан идәнгә сикереп төшүгә, кайсы кая китеп өлгерәләр икән. Ул тәмам аптырап беткән, аларның берсен дә тота алмаган, шуңа күрә бик тә хурланган. «Әни генә кайтсын, бөтенегезне тоттырып бетерәм», — ди икән. Әнисе кайткач, ул бөтен хәлне сөйләп биргән. Әнисе аңа файдалы киңәшләр, хәйләле юллар өйрәткән дә икенче көнне тагын ауга киткән. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АбдуллаАлиш #Песиләрһәмкүселәр #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылар

Тэглар:

67

0