
"Урланган яшьлек"
Зөһрәнең авылга кайткы картаеп, йокымсырап утырган авылны да уятып җибәрде. Исәннәр, ишетеп, берәм-берәм хәл белергә килә башладылар. һәркем ни дә булса кыстырып килә, ничек тә булса итәргә тырыша. Авылда инде фермалар да күптән беткән, хәтта кибет тә юк икән. Йорт тирәсендә эштән күп нәрсә юк иде. Ә шулай да ул үзендә ниндидер җиңеллек тойды. Әллә ирекле булуы белән бәхетле идеме икән? Эш эәләнер, кулы бар, аягы бар, башы бар. Зөһрә, үз алдына еалмае, киләчәккә планнар корды, монда бар нәрсәне тәртипкә салачак. Аллаһ боерса, гөрләтеп яшәр, ярдәменнән ташламасын гына... Бу авылда инде күптәннән техника йөрми, көтү дә юк, Кыям абзый әйтмешли, халык күбенгәнчә йоклый.
250
0