
"Кем каргады?"
Аксиния язмышын тулысы белән жизнәсе кулына тапшырды. Хатипҗан ничек әйтсә, бар да шулай булды. Алар Звездныйга барып җитмәделәр. Юлда бер пар белән таныштылар. Хатиҗанның теле, Аллага шөкер: хәзер таныша да, гомер буе белгән кешесе кебек, шундук аралаша башлый. Әлеге өлкән парлар белән дә шулай булды. Алар яшлләрне бик ошаттылар. - Әйдәгез бергә, Братскига, анда яңа төзелеш, акчаны яхшы түлиләр, үзебез ярдәм итәрбеә, - дип күндерделәр. Шулай итеп, шул картларга ияреп китеп, Братскида төшеп калдылар. Картлар үзлеренең "времянка"сында урын бирде. Күп тә үтмәде, февраль башында уллары туды, аңа Родион дип исем куштылар. Икенче елга үзләре времянка салып чыктылар, ике елдан тагын бер уллары - Альфред дөньяга килде.
214
0