Нур Әхмәдиев "Мырауҗанның туган көне"

Нур Әхмәдиев "Мырауҗанның туган көне"

19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 *Мырауҗанның туган көне* Песиемнең туган көне, Шуны искә төшердем. Бәйрәм икән бәйрәм булсын, Бик зур бәлеш пешердем. Ихатадагы һәммәсен Чакырдым мин кунакка. Килде казлар һәм тавыклар, Акбай, Караколак та. Чыпчыклар һәм күгәрченнәр Чакырмыйча килделәр. Барысы да Мырауҗанга Бүләкләрен бирделәр. Бәлешнең тәмле икәнен Алар бик тиз аңлады. Бик яратып ашадылар, Тик песигә калмады. Мондый тәмле бәлеш ашап, Мөмкин телне йотарга. Буш табаны күргәч, песи Китте тычкан тотарга. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НурӘхмәдиев #МырауҗанныңТуганКөне #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТәртипРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

80

0